Россиядә полимер акчалар чыгара башларга ниятлиләр

Хәзерге вакытта акчалар 100% мамыктан эшләнгән кәгазьдән җитештерелә.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Үзәк Банк 200 сумлык акчаларны һәм 2018 елгы Дөнья чемпионатына булдырырылачак истәлекле купюраларны махсус полимер сеңдереп чыгармакчы. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, әлеге технология акчаларны таушалудан саклап, фактик рәвештә пластикка әверелдерәчәк. Хәзерге вакытта акчалар 100% мамыктан эшләнгән кәгазьдән җитештерелә.

Полимер акчалар инде күп кенә илләрдә бар. Беренче тапкыр аларны Австралиядә җитештергәннәр. Полимер сеңдерү акчалар “гомере”н 3-5 тапкырга озайтырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук полимер акчалар җитештерүдә энергия кулланышы 30% киметелә икән.

Әмма бу төр акчаларның минуслары да бар. Белгечләр бәяләвенчә,, полимер акчаларны утилизацияләү белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Полимерны яндырырга гына була, әмма бу экологиягә зыянлы булачак. Моннан тыш, мондый акчаларны җитештерү, кәгазь акчаларны җитештерүгә караганда, бермә-бер кыймммәткәрәк төшәчәк.