18 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиядә, республика көнендә һәм Корбан гаетендә ял итәчәкбез, Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы бар.

Рөстәм Миңнеханов: Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр яхшыруга таба бара/ «Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы көне һәм Корбан гаете эшләми торган бәйрәм көннәре булачак/ 29 һәм 31 августта эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. 

Мөхәммәт хәзрәт Галләм: Ислам динендә кул чабып мәет озату гадәте юк/ Уфа мулласы бу гадәтне башсызлык дип атый һәм аны милләт зыялылары кертте дип саный.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятеннән төп бүләк - телевизор Башкортстанга китте/ "Язылган өчен телевизор" акциясе буенча бүләкләр уйнатылды.

"Печән базары" фестиваленең программасы мәгълүм булды/ Быел фестиваль Черек күл паркында уза, эчтәлек ягыннан да шактый зур үзгәрешләр бар.

Татарстан синоптиклары урманнарда янгын куркынычы югары булуы хакында кисәтә/ Әлеге чорда республиканың кайбер урыннарында урманнарда янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе 4нче класс тәшкил итә.

Төркиядән кайткан Россия туристларының аэропортларда температураларын үлчәячәкләр/ Әгәр температурасы югары булса, кешегә медицина тикшерүе үтәргә киңәш итәчәкләр.