Татарстанда яңгыр явуы көтелә

Аерым районнарда яшен булуы көтелә

 (Казан, 18 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда яңгыр явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә аерым районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә җил көтелә. Көндез яшен вакытында көнчыгыштан көчле җил булырга мөмкин.
Төнлә республика буенча уртача температура 13-18 градус җылы, ә көндез – 23-28. Казанда төнлә 15-18 градус җылы булачак, ә көндез – 23-25.