Татарстан Кырымнан Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә 120 кв метр мәйданга утыртырлык орлык кайтарткан

Татарстанга Кырым Республикасының Бакчасарай районыннан 2 кг нарат орлыгы китертелгән

 (Казан, 18 август, «Татар-информ»). Апрельдә ТР Урман хуҗалыгы делегациясе Кырым Республикасы Бакчасарай районыннан Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә  2 кг орлык алып кайтты. Хәзер үзәктә Кырымнан кайтарылган орлык чәчелгән мәйдан 122,4 кы метр тәшкил итә, аларга автоматлаштырылган рәвештә су сибелә, үсентеләрне карыйлар.

Кырым урманчылар, үз чиратларында, “Бакчасарай урман хуҗалыгы” хезмәткәрләре җәй дәвамында Бакчасарайда бергәләп утыртылган үсентеләрне тәрбияләүләрен белдерделәр, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Кырым Республикасы урман һәм аучылык хуҗалыгы комитеты даими рәвештә элемтәдә тора.