Нурлатта гриппка каршы прививканы беренче тапкыр августта ук ясый башлыйлар

“Гриппол” вакцинасының 325 дозада беренче партиясе кайтты

 (Казан, 18 август, “Татар-информ”). Нурлат үзәк район хастаханәсенә гриппка каршы “Гриппол” вакцинасының 325 дозада беренче партиясе кайтты.
Иң элек армиягә чакырылучылар, медхезмәткәрләр, педагоглар, коммуналь тармак хезмәткәрләре, транспортчылар, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр, шул исәптән хаҗга баручылар вакциана ясала. Хроник авырулары булганнар, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, үпкә, метаболик авырулары һәм симерүдән интеккәннәр дә беренче чиратта прививка ясата ала.

Гадәттә, вакцина сентябрь азагында гына кайта торган булган. Ә профилактик иммунлаштыруны августта ук башлау грипп сезонының иртә килүеннән сакланырга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлата “Дуслык” газетасы.