Никита Хрущевның Азнакайга килүенә 50 еллыгы билгеләп үтелде

Шул хөрмәткә һәм Физкультурачылар көне уңаеннан, веломарафон узды

  (Казан, 18 август, “Татар-информ”). Узган атнада Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан Азнакайда веломарафон оештырылды. Йөзгә якын велосипедчы Татарстан мәйданыннан 17 чакрым ара үтеп, “Хрущев урманы”на кадәр барды.

Әлеге чара шунысы белән дә истәлекле булды, 10 августта җирлегебезгә КПСС Үзәк Комитеты секретаре, СССР Министрлар Советы рәисе Никита Хрущевның килүенә 50 ел тулды. Бу вакыйга тарих халык күңелендә әле дә саклана. Урман аланына килгән ветераннар янә үткәнгә кайтып килделәр. “ Хрущевның килүе безнең заман өчен зур вакыйга булды. Юл буена меңләгән халык тезелгән иде. Бирегә күрше Башкортстан, Сарман һәм башка районнардан да килделәр”, – дип истәлеген яңартты ул вакытта Тымытык авылында мәктәп директоры булып эшләгән Гәрәй ага Миңнегалиев.
Хуҗалык белән «Авангард» колхозы рәисе Газизулла Кәрамуллин таныштыра. Сәяхәтнең ахыргы пункты Күктәкә кырчылык бригадасының 200 гектарлы кукуруз басуы булла, дип белдерә “Маяк” басмасы.