Казанга Украинадан 210 качак килде

Качаклар арасында 68 бала бар

 (Казан, 18 август, «Татар-информ»). Ялларда Казанга Украинаның көньяк-көнчыгышыннан күчеп килергә мәҗбүр булган 210 кешедән торган төркем килде. Украина гражданнарын “Казан-1” тимер юл вокзалында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, шәһәр хакимияте, ТР буенча ЭЭМ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре каршы алды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов белдергәнчә, качаклар арасында 68 бала бар, шулай ук өлкән яшьтәгеләр дә бар, кайберләре бик авырлык белән хәрәкәт итә.

“Качакларны урнаштыру буенча Татарстан Республикасы квотасы 2,5 мең кеше тәшкил итә, - дип белдерде Юрий Венедиктов. – Украинадан күчеп килүчеләр саны арткан очракта, квота арттырылырга мөмкин”.

Республика башкаласына килүчеләрне поезддан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре һәм психологлар каршы алды. Офицерлар әйберләрен ташырга ярдәм итте, психолог хатын-кызлар балаларны кулларына алды.

Качакларны дары заводы профилакториясенә һәм "Регина” кунакханәсенә озаттылар. Алар өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итәлә, шулай ук төрле юнәлештә социаль ярдәм ала.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы территориясендә 6 вакытлыча урнашу пунктында 684 кеше бар. Республикадагы качаклар саны, туганнарында яшәүчеләрне дә кертеп, 2000 кешедән артып киткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.