Татарстан синоптиклары яңгыр һәм томан турында кисәтә

Республикада төнлә 13-18, көндез 25-30 градус җылы булачак.
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Казанда һәм Татарстан территориясендә, 19 июльдә төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Казанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак һәм яңгыр явачак дип фаразлана.Көнбатыштан талгын җил исәчәк.Төнлә һава температурасы 15-17 градус, көндез 26-28 градус җылы булачак.Республика буенча болытлы һава торышы булачак, яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән 13-18, көндез 25-30 градус җылы булыр дип фаразланаКайбер районнарда иртән һәм төнлә томан төшүе ихтимал. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк.