Мордовиянең Азюрка авылындагы аферистлар турындагы хәбәргә ачыклык кертелде

Социаль челтәрләрдә Азюрка авылында мошенниклар халыкның 115 миллион сум акчасын үзләштерүе турында хәбәр чыкты.
(Казан, 18 июль, “Татар-Информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Фейсбук социаль челтәрендә блогер, журналист Рәсүл Тавдиряков Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылында яшәүчеләрнең 115 миллион акча югалтуларын әйткән иде. “Татар-Информ” бу хәлгә ачыклык кертте.“Мордовия Республикасында, Россиянең урта өлешендәге иң дини мөселман авылларының берсе саналган Азюрка (Белозерье) авылында яшәүчеләрне аферистлар алдап, 100 миллион сумнан артык акча үзләштергән. Авыл башлыгы Р.К.Салихов  сөйләвәнчә, авыл халкы, кыска вакыт эчендә колак ишетмәгән табыш табыш вәгъдә иткән кешеләргә 115 миллион сумнан артык акча биргән”, - дип яза блогер.Авыл җирлеге башлыгы Рәсим Салихов “Татар-информ”га бу постның дөрес булмавын әйтте. “Мондый хәл өч ел элек ишетелгән иде. Ул бернәрсә белән дә расланмады, гайбәт дәрәҗәсендә калды. 115 миллион акча югалуы да гайбәт дәрәҗәсендә генә, кемдер кемгәдер әйткән, ә исбатлаучы юк”, - диде ул.Рәсим Салихов мондый хәл Азюркада булырга мөмкин түгел диде. “Безнең авылда дураклар юк. Кемгәдер болай гына акча бирмиләр, һәр сумны саныйлар. Татарлар да, мишәрләр дә. Әгәр андый хәл булса, мишәрләр гаепле кешене табарлар иде”, - диде ул.Мордовия республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Вихляева “Татар-информ” журналистына Азюрка авылында халыкны алдауга бәйле мәгълүмат тикшерелгәнен әйтте.“Хәзер тикшерү бара, ачыклык кертелә. Чөнки Белозерьеда яшәүчеләр моңа кадәр безгә мөрәҗәгать итмәгәннәр иде. Әлегә мәгълүмат җыябыз, әлегә аны бирә алмыйбыз. Бәлки зыян күрүчеләр тагын булса, безгә хәбәр итәрләр. Мәгълүмат бар, ләкин без аны шушы гражданнар мәнфәгатьләрендә таратмыйбыз”, - диде ул.