Әлмәттә ат спорты ярышлары узачак

Ярышларны ачу тантанасы 20 июльдә 10.00 сәгатьтә булачак.
(Әлмәт, 18 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 20 – 21 июль көннәрендә "Юбилейный" спорт сарае артында урнашкан шәһәрнең үзәк стадионының ат спорты мәйданчыгында конкур һәм выездка буенча "Татнефть" ГАҖнең Җәйге Кубогына ат спорты ярышлары үтәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Ярышлар "2016-2020 елларга Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында ат спортын һәм ат үрчетүне үстерү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.Ярышларны ачу тантанасы 20 июльдә 10.00 сәгатьтә булачак.