420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Казанның Кол Шәриф мәчете дөньяда иң еш фотога төшерелә торган истәлекле урыннар исемлегенә кергән. Бу хакта “Облако Mail.ru” сервисы исемлегенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
“Россиядә иң күбе Мәскәүдәге Кызыл мәйданны һәм Василий Блаженный Соборын, Санкт-Петербургтагы сарай мәйданын һәм Петергоф бакчаларын, шулай ук Казандагы Кол Шәриф мәчетен фотога төшерәләр”, - диелә хәбәрдә.
Гомуми рейтингның беренче урынын Париждагы Эйфель манарасы, икенче һәм өченче урыннарын Римдагы Колизей һәм Треви фонтаны алган.
Дүртенче урынны Барселонадагы Святое Семейство Храмы, бишенче урынны Париж Изге Ана Соборы алган.