Казан җәйге ялларга сәяхәт итү өчен Россиянең иң яхшы 10 шәһәре исемлегенә керде

Россиялеләрнең 5 проценты Татарстан башкаласын ял итү өчен иң кулай урын дип саный.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Казан җәй көннәрендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләре рейтингында 7нче урынны алды,. Бу хакта ТурСтат аналитик агентлыгы үткәргән сораштыру мәгълүматларыннан билгеле булды.Татарстан башкаласы өчен респондентларның 5 проценты үз тавышларын биргән. Җәйге уик-эндка бару өчен иң яхшы шәһәрләр өчлегендә -  Санкт-Петербург (33%), икенче һәм өченче урында — Сочи (18%) һәм Мәскәү (12%).