18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Шәймиев җырлаган видео популярлык казанды, Миңнеханов: Безнең милләт көчле булырга тиеш!, Татарстанда Белоруссия Мәдәнияте көннәре узачак.

Рөстәм Миңнеханов «ПромРуссКон» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты / Иркутск өлкәсендә урнашкан компания сүсле культуралар үстерү белән шөгыльләнә.

Татарстанда яман шештән үлү очракларын 6 процентка киметү планлаштырыла / 2024 елга Татарстан халкы республиканың барлык хастаханәләрендәге табибларга онлайн языла алачак. 

Минтимер Шәймиев җырлаган видеоролик популярлык казанды / Дәүләт Киңәшчесе милли киемнән киенгән баянчылар аккомпанементына "Эх, алмагачлары" җырын башкара.

Рөстәм Миңнеханов "сәлкешләргә": Безнең милләт көчле булырга тиеш! / Президент "Сәләт" халыкара форумының уңай үзгәрешләрен билгеләп узды.

Минтимер Шәймиев Кукмара районының Вахитов авылында парк ачты / Авыл халкы әлеге паркка Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов исемен бирергә тәкъдим итте.

Кол Шәриф мәчете иң еш фотога төшерелә торган урыннар исемлегенә кергән / Рейтингның беренче урынын Париждагы Эйфель манарасы, икенче һәм өченче урыннарын Римдагы Колизей һәм Треви Фонтаны алган.

Кытай компаниясе Менделеевск сәнәгать паркында завод ачу белән кызыксына / Кытай Халык Республикасы инвесторлары яхшы үсеш алган инженер челтәрләрен һәм бай табигый ресурсларны билгеләп үткән.

Эксперт: Биш елдан соң «акыллы» счетчиклар контролерларны алыштыра алачак / 2024 елдан соң «Челтәр компаниясе» контролерлары яңа һөнәр үзләштерәчәк.

Түбән Новгород өлкәсендә Бигичевның тууына 70 ел тулу уңаеннан фестиваль уза / Бәйгедә вокаль коллективлар да, аерым башкаручылар да катнаша ала.

Киләсе елда Татарстанда Белоруссия Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак / Узган елда Белоруссиянең ике шәһәрендә Татарстан Мәдәнияте көннәре узды.

Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру вакытында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк / Тыелган участоклардан ашыгыч хезмәтләр транспортлары гына уза алачак.

Мөхәммәтшин: Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен ныгытуга Татарстан үз өлешен кертә / Республика парламенты башлыгы Санкт-Петербургта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең VI форумында катнаша.