Татарстанда төзелә торган барлык торак объектларының масштаблы электрон базасы төзеләчәк

Бу эшне ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге башлап җибәргән инде
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Республикада төзелә торган барлык торак объектлары турындагы мәгълүматларның масштаблы электрон базасы төзеләчәк. Бу хакта бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Татарстанда төзелеш комплексын үстерү идарәсе җитәкчесе Юрий Аляшев җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, базаны төзү белән ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге шөгыльләнә. Бу эшкә алынуның төп максаты – торак төзелешендә катнашучыларның барысына да оператив мәгълүмат бирү. Мәгълүмат технологияләре үзәге электрон базаны ай саен яңартып барачак. Юрий Аляшев барлык министрлыклар, ведомстволарны, муниципалитетларны базаны төзүдә актив катнашырга чакырды.