Республикада коммерцияле торакны сату авырлаша бара

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында узган видеокиңәшмәдә моның сәбәпләрен тикшерделәр
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүгенге көндә Татарстанда коммерцияле юл белән төзелүче югары әзерлектәге йортлар резервы 1 млн. 25 мең кв. м тәшкил итә. Бу – 158 йорт дигән сүз. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Татарстанда төзелеш комплексын үстерү идарәсе җитәкчесе Юрий Аляшев бүгенге видеокиңәшмәдә билгеләп узганча, шушы резерв мәйданың 500 мең кв. м якыны быел сафка бастырылачак. 63 йортка инде (496 мең кв. м) ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе заключениесе алынган.
«Традиция буларак, республикада торакны сафка бастыру буенча еллык план йөкләмәсенең 30 проценты коммерцияле төзелешкә туры килә. Әгәр быел коммерцияле торак төзелешендә узган еллардагы темпны саклап кала алсак, инде киләсе елда һәм аннан соң хәлнең катлаулануы көтелә», – ди Юрий Аляшев. Мондый сагаюларга, дөньяның торак базарында ипотека кризисы белән бәйле тискәре тенденцияләр этәрә. Шушы көннәрдә генә АКШ ның тагын ике эре ипотека агентлыгы (Fannie Mae һәм Freddie Mac) бөлгенлек чигенә җиткән.
Юрий Аляшев белдергәнчә, кыенлыклар әзер коммерцияле торакка сорау әзәю белән дә бәйле. Мондый торакның потенциаль сатып алучылары – урта сыйныф вәкилләре, банклар дөньядагы кризис нәтиҗәсендә клиентларга таләпләрен тагын да катгыйландырганга, ипотека кредитларын ала алмый. Ә финанс учреждениеләре, үз чиратында, тышкы базарда озак вакытлы кредит ресурсларын җәлеп итә алмый. Шул сәбәпле, коммерцияле торак төзүчеләр башланган проектларны дәвам итү өчен инвестицияләрдән мәхрүм була. Хәзерге вакытта банклар төзелеше тәмамланган торак йортлардагы фатирларны сатып алу өчен генә ипотека кредитларын бирә. «Халыктан алынучы ипотека акчаларының кинәт чикләнүе нәтиҗәсендә, төзүчеләр дольщикларның шәхси акчаларын гына куллана алачак. Кредитны тәэмин итү өчен активлары булмаган төзелеш оешмаларына коммерцияле торак төзелешенә рөхсәт бирү алданган дольщиклар санының тагын артуына китерергә мөмкин. Моңа юл куярга ярамый, өлешләп төзелеш өлкәсендә эшләүче вәкаләтле органнар моны катгый контрольдә тотарга тиеш», – ди Юрий Аляшев.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коммерцияле торакны сату базарындагы хәлге ачыклау максатыннан, 15 эре төзелеш оешмасында сораштыру үткәргән. Алардан күренгәнчә, инвестиция проектлары буенча төзелгән мәйданның 10 нан алып 80 процентына кадәр сатылмаган. Министрлыкта бу хәлне җәй көне торак базарында сүлпәнлек булу белән дә бәйләп аңлаттылар. Шул ук вакытта моның объектив сәбәпләре булу, аның бары дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешлеге ассызыкланды. Министрлык төп банкларның, ТР Ипотека агентлыгы һәм дәүләтнең мөмкинлекләрен җәлеп итеп, ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендә республикада Ипотека кредитларын рефинанслау системасын төзү мәсьәләсе каралырга тиеш, дип саный.