Р.Моратов: «Һөнәри белемсез хәрби хезмәткә җибәрү - безнең эштә брак ул»

ТР Министрлар Кабинетында түкәрелгән ТР хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе урынбасары шулай дип белдерде
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында түкәрелгән ТР хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышын ачып, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, әлеге комиссия рәисе урынбасары Равил Моратов Татарстаннан алынучы егетләр арасында башлангыч һөнәри белеме дә булмаганнар барлыгына игътибарны юнәлтте. Узган елның көзендә алынучыларның 143е, быел язгы чакырылыштагыларның 148е шулар рәтенә керә. Гомуми урта белемлеләр узган көзге чакырылышта 374 булса, быел язгы чакырылышта – 544. «Шуңа күрә башлангыч һөнәри белем биргәннән соң гына хәрби хезмәткә алу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бернинди һөнәри белемсез, гомуми урта белем белән генә, хәрби хезмәткә җибәрү - безнең эштә брак ул», - дип бәяләде ул. Бу исә хәрби хезмәткә чакырылучыларның гомуми саныннан 17,3 процент дигән сүз. Башлангыч һөнәри белем алганнардан көзен 1835 егет хезмәткә җибәрелгән булса, язын – 944, урта һөнәри белемлеләр көзен - 685, быел язын – 944. Төп игътибар соңгы чакырылышта югары белем алганнарга юнәлтелү сәбәпле, көзге чакырылышта 963 яшь белгеч кенә хезмәткә җибәрелгән булса, язгысында – 1466. 
 Комиссия утырышында 2008 елдагы язгы чакырылыш вакытында гражданнарны, шул исәптән яңа гына югары белем алып чыкканнарны, хәрби хезмәткә чакыру эшенең нәтиҗәләре белән ТР  хәрби комиссары Сергей Погодин таныштырды. Чыгышында билгеләп үткәнчә, тулы булмаган урта белем алган хәрби хезмәт яшендәге егетләрнең  барысы да хәрби-хисап белгечлекләренә ия, ләкин ул башлангыч һөнәри белем дип саналмый. Р.Моратов исә ул аерманы бетерү хәстәрен күрү буенча эш башлау ягында.