6 ай эчендә Татарстанда торакны сафка бастыру буенча план йөкләмәсе яртылаш үтәлгән

Быелга ниятләнгән эшләрнең зур өлеше өченче кварталга туры киләчәк
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). «Росстат» мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан файдалануга тапшырылган торак күләме буенча ил төбәкләре арасында өченче урынга чыккан. Беренче урында – Мәскәү өлкәсе, икенчедә – масштаблы төзелешләр алып барылучы Краснодар крае. Ә эре мегаполис Мәскәү һәм Санкт-Петербург әлегә дүртенче һәм бишенче урыннар белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында республикада торакны сафка бастыруга багышлап уздырылган чираттагы видеокиңәшмәдә яңгырады. Аның эшендә министрның беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, җаваплы министрлык-ведомстволар вәкилләре, муниципаль районнар җитәкчеләре катнашты.
Татарстан сафка бастырылган торак күләме буенча Россиядә лидерлар арасына күтәрелсә дә, еллык план йөкләмәсен үтәми торып, әлегә шатланырга иртәрәк. Билгеле булганча, быел республикада 2 млн. 655 мең кв. м торакны сафка бастыру планлаштырыла. Беренче ярты еллыкта шуның 52 проценты, ягъни 1 млн. 128 мең кв. м башкарылган инде. Бу узган ел күрсәткеченнән 22,2 процентка артыграк. Сафка бастырылган торакның 564 мең кв. м күп фатирлы йортлар булса, тагын шуның кадәр өлеше халыкның үз акчаларына яки заем чараларына төзелгән индивидуаль йортлар. Рәүзил Хаҗиев план йөкләмәсен үтәүгә җаваплы килгән районнарга аерым тукталып узды. Буа, Баулы һәм Саба районнарында быелга ниятләнгән эшләрнең 70 проценттан артыграгы башкарылган инде. Моңарчы аутсайдерлар сафында саналган Лаеш районының торакны сафка бастыру буенча лидерлар арасына күтәрелүенә дә бүгенге видеокиңәшмәдә аерым басым ясалды. Ә менә Бөгелмә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында планның яртысы да үтәлмәгән.
Республика җитәкчелеге еллык планны тоткарлыкларсыз үтәп чыгу максатыннан, быел торакның төп өлешен ноябрьгә кадәр сафка бастыру бурычын куйган иде. Ягъни нәкъ менә өченче кварталда зур күләмдә эшләр башкарырга туры киләчәк. Шул чор эчендә өлгерү өчен кайбер проблемаларны хәл итәсе бар. Болар – кайбер йортларның проект-смета документларын тиз арада раслау, йортларның документларын тәртипкә китерү һ.б. Болардан тыш, өченче кварталда киләсе ел өчен резервка йортлар төзелешен башлап калдырырга да кирәк булачак. Җаваплы ведомстволар, муниципалитетлар җитәкчеләренә хәзердән үк моның хәстәрен күрү бурычы йөкләнде.
«Агымдагы елның үзенчәлеге шунда: быел без торак төзү белән бергә параллель рәвештә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт та алып барабыз. Төзелә торган торак мәйданы арткан саен, фатирлар гражданнарга үтемле була бара. Ә капиталь ремонт үткәрү йортларда яшәүчеләргә уңайлыклар тудыра. Шул рәвешле, «Гражданнарга үтемле һәм уңайлы торак» илкүләм проекты үтәлешенә зур өлеш кертелә», – ди министрның беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев.