Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә «Тәртип» радиосы эшли башлады
88.0 FM ешлыгында татар көйләрен тыңларга, аң-белем бирү программалары, Зәй шәһәре һәм районы яңалыклары белән танышырга мөмкин.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» татар телендә уникаль контент белән радио тапшыруларын башлап җибәрде. Ул «Зәй 88,0 FM» радиоканалының челтәр партнеры булды.
«Тәртип» радиосының төп бурычы — үткән һәм бүгенге арасындагы элемтәне саклау, шулай ук татар милли мәдәнияте кыйммәтләрен алга җибәрү.
Радио тәүлек буе эшләячәк – анда тыңлаучылар өчен ретро җырлар яңгыраячак, алтын хитлар, классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка кертеләчәк. «Тәртип» радиосы тапшырулары әхлакый, тәрбия, рухи кыйммәтләрне күтәрәчәк. Шулай ук радиода җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.
Татар көйләрен тыңларга, аң-белем бирү программалары, Зәй шәһәре һәм районы яңалыклары белән 88.0 FM ешлыгында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз