news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ундүрт елга беренче тапкыр Татарстанда халык саны кимегән

2007 елдан Татарстанда халык саны арта барган.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстанда даими халык саны 8 768 кешегә, ягъни 0,22 процентка кимегән. Халык санының кимүе ундүрт ел дәвамында беренче тапкыр теркәлгән.

2020 ел башында Татарстан Республикасында 3 902 888 кеше яшәгән, ә 2021 ел башында - 3 894 120. Бу мәгълүмат «Открытый Татарстан» сайтында урнаштырылган. Ул Татарстанстат һәм төбәкнең муниципаль берәмлекләре мәгълүматларына нигезләнә.

Республикада халыкның табигый кимүе тагын да сизелә — 2020 ел нәтиҗәләре буенча ул 12 981 кеше булган. 2019 елда халык саны 180 кешегә кимегән, ә моңа кадәр Татарстанда халыкның артуы күзәтелгән.

Аерым алганда, 2020 елда Казанда яшәүчеләр саны 50 кешегә кимегән, ә үлүчеләр саны 831 кешегә җиткән. Шул ук вакытта 2019 елда Татарстан башкаласында халык саны 5 422 кешегә арткан.

2020 елда Чаллы халкы 1765 кешегә кимегән. 2019 елда Чаллыда яшәүчеләрнең саны 68 кешегә генә кимегән (туучылар саны 1620 кеше булган).

2020 елда халык саны Татарстанның биш районында гына арткан: Питрәч (4 209 кешегә), Лаеш (3 481 кешегә), Тукай (1142 кешегә), Биектау (1116 кешегә) һәм Югары Ослан (133 кешегә). Бу күрсәткечләр нигездә миграция белән бәйле (бары Питрәч районында гына табигый үсеш 160 кешегә җиткән).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100