news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тугыз ил белән авиаэлемтәне яңартачак

22 июньнән Төркия белән тулы масштаблы авиаочышларны торгызуның максатчанлыгы турында карар кабул ителде.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йогышына каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб 22 июньнән Төркия белән тулы масштаблы авиаочышларны торгызуның максатчанлыгы турында карар кабул итте. Бу хакта брифингта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.

«Безнең белгечләр бәяләвенчә, бу мәсьәлә буенча барлык кызыксынган федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан фикер алышуны һәм тулысынча карауны исәпкә алып, оператив штаб утырышында агымдагы елның 22 июненнән Төркия Республикасы белән авиация элемтәсен торгызуның максатка ярашлы булуы турында карар кабул ителде», — диде ул.

ТАСС хәбәр иткәнчә, вице-премьер оператив штаб шулай ук АКШ, Италия, Кипр һәм Төньяк Македония, Бельгия, Болгария, Иордания, Ирландия белән авиаэлемтәләрне яңартырга карар кылганлыгын әйтте.

Голикова ачыклаганча, Россия белән берничә ил арасында, шул исәптән АКШ арасында авиаэлемтәне яңарту турында оператив штаб тарафыннан кабул ителгән карарлар 28 июньдә үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100