news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар өчен Сабантуй оештырылды

Сабантуй барышында инвалидлар җәмгыятенең активистларын һәм спортчыларын бүләкләү дә оештырылды.

Чаллыда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар өчен Сабантуй оештырылды
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 18 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Бүген шәһәр ипподромы территориясендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар өчен махсус Сабантуй бәйрәм уздырылды.

Бәйрәм кунакларын шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина тәбрикләде. Шулай ук котлау сүзләре белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, шәһәр Советы депутатлары Евгений Архипов һәм Сергей Снарский чыгыш ясадылар. 

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты, ярышларда катнашты. Программада йөгерү, дилбегә тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, капчыклар сугышы, таяк, аркан тартышу, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, катыкта бүләк эзләү кебек ярышлар бар иде.

Сабантуйда шулай ук матур концерт номерлары белән яраткан артистларыбыз Габидулла Хөрмәтуллин, Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев чыгыш ясады, шулай ук шәһәр иҗат коллективлары, шулай ук «Бисеринки» балалар бию халык ансамбле дә үзләренең иң матур чыгышларын тәкъдим итте.

Бәйрәм кунакларына туңдырма да тараттылар. Шулай ук Сабантуй барышында инвалидлар җәмгыятенең активистларын һәм спортчыларын бүләкләү дә оештырылды. Әйтик, «Эскалибур» номинациясендә Фәнис Нуретдинов дөнья рекорды куйды. Ул 65-69 яшьлекләр арасында уздырылган спорт ярышларында катнашты. Куллары белән 75 килограмм булган авыр йөкне күтәрде. 

Сабантуйның иң көтеп алынган мизгелләре, ул әлбәттә, көрәш ярышлары. Спорт чарасында катнашырга 15 кеше теләк белдерде. Нәтиҗәдә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар арасында уздырылган Сабан туеның абсолют батыры исемен Ришат Фәзуллин алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100