news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Сабан туеның абсолют батырына машина бүләк ителәчәк

Машина һәм 120 кглы тәкә өчен 150дән артык көрәшче ярышачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 19 июнь көнне Чаллыда Сабантуй булачак. Көрәш буенча абсолют батырга 120 килограммлы тәкә һәм «Лада Веста» автомобиле тапшырылачак.

«Шәһри Чаллы» басмасы хәбәр иткәнчә, абсолют батыр исеме өчен Россиянең 150дән артык иң көчле көрәшчеләре ярышачак. Ярышлар хөкемдары итеп атказанган спорт мастеры Айрат Гыйлаев билгеләнгән.

Көрәшчеләр арасында 2019 елгы Сабантуй батыры Рәнис Гыйлаҗетдинов, КФУның Яр Чаллы институты аспиранты, 2018 елгы абсолют батыр Илдар Хәмитов бар. Быел ул үз әзерлеген күрсәтте инде — Татарстанның Тукай районында узган Сабантуйда аңа тәкә һәм 20 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Үзәк мәйданда «Сабан туеның милли бизәкләре» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздырылачак. Анда меңнән артык артист һәм иҗат коллективлары катнашачак.

Үзәк һәм кече мәйданнарда бүрәнәләрне еракка ыргыту, машина тарту кебек ярышлар да булачак.

Сабантуйда катнашучылар өчен гер спорты, 33 метрлы баганага менү, армспорт, капчык киеп йөгерү, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, утын әзерләү кебек ярышлар булачак. Җиңүчеләргә 900дән алып 4000 сумга кадәр булган сертификатлар тапшырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100