news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда мәдәни чараларга вакцина ясату турында белешмә белән генә кереп булачак

Белешмәләр билет белән бергә тикшереләчәк.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 17 июнь көнне Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кабул ителгән указга төзәтмәләр кертү турында карар чыгарды. Башкортстанда мәдәни чараларга вакцина ясату турында белешмә белән генә кереп булачак.

Мәдәният оешмаларына коронавируска каршы вакцина ясату, вакцина ясатырга каршылыклар булу турында белешмә яки тискәре нәтиҗәле ПЦР тест булганда гына керергә мөмкин. Бу таләп музей, күргәзмә залы, театр, китапханә, кинотеатр, мәдәният үзәге, концерт залына керүгә кагыла. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, белешмәләр билет белән бергә тикшереләчәк.

«Бүген безнең иҗат коллективларында һәм аларның хезмәткәрләрендә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки без кешеләр белән эшлибез. Безгә килүчеләрнең чиста зонада булуын телибез. Кешеләр билетларын кире кайтарырга карар кылса, без аларны кабул итәчәкбез», — ди Башкортстан мәдәният министры Әминә Шафикова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100