Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр артачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 18 июньдә, көннең икенче яртысында Татарстан территориясендә яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшен вакытында җил кыска вакыт эчендә секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Иртәгә, 19 июньдә, көндез һәм кич Татарстанда кабат яшенле яңгыр булачак. Җил урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, боз явуы көтелә.

  • Элегрәк «Татар-информ», КФУ профессоры мәгълүматлары нигезендә, июньнең икенче яртысында республикада 30 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр иткән иде.