Сәламәтлек саклау министрлыгында тычкан бизгәге эпидемиясе турында сөйләячәкләр

Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Татарстанда геморрагик бизгәк эпидемиясе башланган дигән хәбәрләр таралган.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тычкан бизгәге эпидемиясе турында социаль челтәрләрдә хәбәр иткәннән соң матбугат конференциясе әзерли. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанның әйдәп баручы инфекционистлары геморрагик бизгәк авыруы һәм бу куркыныч авыруны профилактикалау турында сөйләячәк.

Элегрәк мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Татарстанда тычкан бизгәге эпидемиясе башлануы турында мәгълүмат пәйда булган иде. Йогышлы авырулар хастаханәсе пациентлары «Геройлар узышы» ярышларында һәм Горки-Әмәт урманында йөргәндә инфекцияне эләктергән дип раслый.

«Беркем дә «Геройлар узышы»нда басуны кимерүчеләрдән эшкәртергә уйламаган, барысын да казыган. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк эләктердем. Сак булыгыз, хәзер хастаханә шыгрым тулы, эпидемия бара, күпләр бу чирне Горки-Әмәт урманында эләктергән, чөнки урман тулы кимерүчеләр! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», – дип яза Instagramда Ксения Ховрина.