Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Столбищеда күп функцияле үзәк ачу яклы

Аның сүзләренчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең авыл халкына тагын да үтемлерәк булачак.
(Лаеш, 18 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев Столбищеда күп функцияле үзәк ачарга тәкъдим итте. Бу фикерен ул гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча уздырылган Татарстан Республикасы Президиумы утырышында сөйләде."Столбище авыл җирлегенә ике торак пункты керә - Усады һәм Столбище. Анда ун меңнән артык кеше рәсми теркәлгән, әмма өч тапкырга күбрәк халык яши. Шуңа күрә халыктан күп функцияле үзәк төзү мәсьәләсе килеп туды”, - ди ул.Аның фикеренчә, үзәкне Столбище бистәсе башкарма комитеты бинасының беренче катында ачарга мөмкин. Бу дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең авыл халкы өчен үтемле булуын арттырачак.Бүген Лаешта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга күп функцияле үзәк филиалы буенча экскурсияне район башлыгы Михаил Афанасьев һәм үзәк җитәкчесе Ленара Мозаффарова уздырды.Әйтергә кирәк, быел Казанда күп функцияле үзәкнең өч яңа офисы ачылачак.