Кукмарада исерек хәлдә руль артына утырган яшь егет хөкем ителде

Шушы елның февралендә исерек хәлдә машина йөрткән өчен егет җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада исерек хәлдә руль артына утырган 19 яшьлек егет хөкем ителде. Бу хакта район басмасы яза.  Район прокуратурасы аңа карата дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Суд егетне әлеге җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. Биредә шунысы ачыкланды: быел февраль аенда исерек хәлдә машина йөрткән өчен егет җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде.  Җинаять җәзасын үткән вакытта ул яңадан шундый ук куркыныч гамәл кылган. 10 март кичендә, автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булуына карамастан, исерек хәлдә руль артына утырган һәм кибеткә исерткеч эчемлек алырга киткән. Юлда полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Егет үз гаебен таныды.  Хәзер аңа 220 сәгатьлек мәҗбүри эшләр башкарырга туры киләчәк, суд аны транспорт чараларын йөртү хокукыннан да 2 ел 10 айга мәхрүм итте.