18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Төмән татарлары белән очрашты, гыйльми дәрәҗә бирү карарын Казан федераль университеты үзе кабул итә башлаячак.

Рөстәм Миңнеханов Төмән татарларын көндәлек тормышта туган телне онытмаска чакырды / "Бары тик шулай гына без аны саклап кала һәм безнең яшь буынга тапшыра алабыз», - диде Татарстан Президенты.

Юрий Камалтынов Татарстанда иң еш хокук бозу очракларын атады / Дәүләт Советы рәисе язма җавап булмау, аны теркәмәү, мөрәҗәгатьләрнең утыз көн эчендә каралу кагыйдәсе үтәлмәүне билгеләп үтте.

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән / Роспотребнадзор Казанның бер генә пляжында да су коену өчен рөхсәт алынмавы турында белдерә.

Гыйльми дәрәҗә бирү карарын Казан федераль университеты үзе кабул итә башлаячак / Булачак фән кандидатлары һәм фән докторларының диссертациясе Мәскәүгә җибәрелмәячәк.

Рөстәм Миңнеханов Төмәндә нейрохирургия үзәгендә катлаулы операцияләрне өйрәнде / Медицина учреждениесе хезмәтләреннән Россиянең 81 төбәгендә һәм 14 якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр файдаланган инде.

Илдус Нәфыйков күп прокурорлар министрларны җаваплылыктан коткарып калуын әйтте / Татарстан прокуроры сүзләренчә, алга таба мондый хәлләр кабатланырга тиеш түгел.

Июль аенда һава температурасы нормадан югарырак булачак / Бигрәк тә айның беренче яртысы эссе булыр дип көтелә.

Казан Сабан туена бүләк җыйганда хәрәкәт туктатылмаячак / Җигүле атлар, башкаланың үзәк урамнары буйлап узып, Иске Татар бистәсенә киләчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчеләрне җавапсызлыклары өчен тәнкыйтьләде / Дәүләт Советы Рәисе халык күтәргән мәсьәләне вакытында ишетергә һәм кабул итәргә кирәк дип саный.

Илдус Нәфыйков гражданнар мөрәҗәгатен кабул итмәгәнгә чара катгыйланасын әйтте / "Гражданнар мөрәҗәгатен кабул итүдә җитәкчеләр үзләре дә хата ясый", диде Татарстан прокуроры.

Мәктәптә укытыла торган барлык предметлардан глоссарийлар төзү планлаштырыла / "5 ел эчендә рус, татар, инглиз телләрендә һәр предмет буенча глоссарий эшләү мөмкинлеге бар”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.