Әлмәт колониясендә - мини-зоопарк

Ул психологлар тырышлыгы белән булдырылган

  (Казан, 18 июнь “Татар-информ”). Әлмәттә урнашкан 8 нче төзәтү колониясендә психологлар “тере почмак” оештырган. Җәнлекләрне тәрбияләү хөкем ителүчеләрнең психологик халәтенә уңай йогынты ясый дип саный алар, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

“Мини-зоопарк”та попугайлар, аквариум балыклары, шиншилла һәм игуана яши. Соңгысы махсус җиһазландырылган террариумда асрала. Игуанага кадәр биредә дүрт ел кайман яшәгән.