Балык Бистәсендә “Шәфкатьлелек” күчмә мобиль бригадасы очрашулар уздыра

Алар халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирә

  (Казан, 18 июнь “Татар-информ”). Балык Бистәсе районы социаль яклау бүлегенең “Шәфкатьлелек” күчмә мобиль бригадасы авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрүне дәвам итә.

19 июнь көнне 9.00 сәгатьтә Шеморбаш авыл советы бинасында социаль яклау белгечләре халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар, аерым мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр, дип иглан итте “Авыл офыклары” басмасы.