Сарман муниципаль районы Советының XVI утырышы узды

Көн кадагында биш мәсьәлә каралды

 (Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Сарман муниципаль районы Советының XVI утырышы узды.

Көн тәртибендә “2007-2012 нче елларда Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгын үстерү” максатчан программасының үтәлеше, 2013 нче елда муниципаль район территориясендә балигъ булмаганнарның җәйге ялларын, аларны сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итүне оештыру, Сарман муниципаль районы Советының 2012 нче елның 14 нче ноябрендә кабул ителгән “Муниципаль вазыйфа биләүгә дәгъва итүче гражданнар һәм муниципаль вазыйфалар биләүче гражданнар тарафыннан керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү хакындагы положенияне раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү, тышкы муниципаль финанс контролен башкару вәкаләтләрен тапшыру, килешүләр төзү турындагы мәсьәләләр каралды. Карарлар кабул ителде.

Утырышны муниципаль район Советы рәисе Нәфис Закиров алып барды, дип хәбәр итә “Сарман” хәбәрчеләре.