Марат Галиев алданган өлешчеләр турында: “Казан бик катлаулы проблеманы чишә алды диярлек”

ТР Дәүләт Советы депутатлары алданган өлешчеләр проблемалары турында сөйләштеләр

 (Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). 2007 нче елның декабреннән Казан Башкарма комитеты, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Казан прокуратурасы башлаган эшчәнлек барышында проблемалы йортлар реестрына 82 объект (9 мең 907 төзелештә катнашучы) кертелгән. Хәзерге вакытта 73 йорт буенча алданган өлешчеләр проблемасы чишелгән. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров депутатлар алдында хисап тотты. Р.Шакиров сүзләренчә, бүгенгә 9 объект аерым контроль астында кала.

Бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының һәм ТР ДС "Россия гражданнарына - һәркем алырлык һәм уңайлы торак" өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында “Өлешле күпфатирлы йортлар һәм башка күчемсез милек объектлары төзелеше өлкәсендә дәүләт контролен һәм күзәтчелеген тормышка ашыру буенча ТР муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турындагы” ТР Законын тормышка ашыру хакында сөйләштеләр.

Руслан Шакиров мәгълүматы буенча, 2013 нче елның I кварталына 66 төзелеш оешмасы 127 объектта (17 мең 467 фатир) эш алып барган, өлешле төзелештә катнашу буенча якынча 22 млрд. сумлык 9 мең 629 килешүгә ирешелгән.

“Төзелеш оешмалары биргән хисаплар буенча төзелеш фирмаларының финанс хәленә анализ ясала. Алар нәтиҗәсендә төзелеш оешмаларына карата, законны бозган өчен, актлар төзелә, алар буенча күрсәтмәләр чыгарыла һәм Казанның хокук саклау органнарына, прокуратурага җибәрелә. Хокук саклау органнары белән уртак эшчәнлек барышында төзелеш фирмалары җитәкчеләренә карата 10 җинаять эше кузгатылган, 4 җитәкче җәзага тартылган, 6 эш тикшерү уза. Җайга салынган эшчәнлек өлешле торак төзелеше өлкәсендә гражданнарны алдау фактларын киметергә мөмкинлек биргән”, - дип билгеләде доклад ясаучы.

“Төзелеш оешмаларында барлыкка килгән яңа проблемаларны исәпкә алып, 2 объект проблемалылар исемлегенә керә ала: Маяковский урамындагы 21 нче йорт (төзүче - "Арх-Идея” ЯАҖ) һәм Г.Камал урамындагы 18 нче йорт (төзүче - "КСМУ-6” ҖЧҖ)”, - дип хәбәр итте Р.Шакиров.

Өлешле төзелеш өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча дәүләт вәкаләтләрен тапшырганнан соң, алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, чыгыш ясаучы билгеләвенчә, “проблемалы йортлар буенча хәл итү юллары табылган, аларның күбесе сафка бастырылган”. “Төзелеш оешмаларына карата 185 күрсәтмә чыгарылган һәм, РФ законнарын бозган өчен, 209 акт төзелгән. Бу хокук бозу очракларының кимүенә китергән”, - дип өстәде ул.

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев мәсьәлә турында фикер алышу соңында ассызыклаганча, республика һәм муниципаль хакимиятләр көче ярдәмендә ТРда алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителә башлаган. “Республикада җитди артта калу күзәтелгән йортлар калмады. Казанда әле бар”, - диде ул һәм башкала муниципалитеты ягыннан акыллы чишелешне билгеләп үтте. “Минем шәхси фикерем – Казан бик катлаулы проблеманы хәл итә алды диярлек”, - диде парламентарий.