Биектау – Бөреле тимер юлының 820 нче километрында тимер юл аркылы чыгу урыны ябыла

Хәрәкәт 21 нче июньдә сәгать 7.00 алып, 16.00 кадәр чикләнелә

 (Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 21 нче июньдә сәгать 7.00 алып, 16.00 кадәр Биектау – Бөреле тимер юлының 820 нче километрында автотранспорт өчен тимер юл аркылы чыгу урыны ябыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге тимер юл аркылы чыгу урынында ремонт эшләре алып барылачак.

Автомобиль йөртүчеләр Биектау – Бөреле тимер юлының 815 нче километрында тимер юл аркылы чыга алалар.