Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явачак, дип вәгъдә итә

Казанда көндез 17–20 градус, гомумән республика буенча 16–26 градус җылы булачак
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава торышы, яңгыр көтелә.
Казанда көндез 17–20 градус, гомумән республика буенча 16–26 градус җылы булачак. 20 июньгә каршы төндә республикада 7 градустан 17 градуска кадәр җылы көтелә.
19 июньдә республика территориясендә куркыныч метеорология күренешләре көтелми.
19 июньдә Татарстан буенча һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15–20 метрга җитәчәк, кайбер районнарда боз яву көтелә,
дип хђбђр ителђ ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторингы идарђсе сайтында.