Татарстанда “Алиментлар түләр чак” акциясе тәмамланды

Татарстанда алимент буенча бурычлары булган кешеләрнең саны арта
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). “Алиментлар түләр чак” – Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР Идарәсе Гаилә елы, Халыкара гаилә көне һәм Халыкара балаларын яклау көненә багышлап уздырган акциясе әнә шулай аталды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
акция кысаларында суд приставлары республика районнары һәм шәһәрләрендә алимент бурычлары булган кешеләр буенча махсус рейдлар уздырган. Ике атан дәвамында пристав-башкаручылар намуссыз ата-аналар янында булган, мөлкәтләрен тикшергән, административ беркетмәләр төзегән һәм җинаять җаваплылыгы турында кисәткән. Кайбер рейдларга эчке эшләр бүлекләре, җәзаларны үтәтү инспекциясе, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре җәлеп ителгән.
Йөздән артык мәктәп, балалар бакчасы, колледж һәм техникумда суд приставлары өлкән сыйныф укучылары, студентлар белән очрашкан һәм танышу, кисәтү әңгәмәләре уздырган. Республиканың күп кенә районнарында суд приставлары предприятиеләргә барган яисә үзләренә хисапчылар, кадрлар бүлеге хезмәткәрләрен чакырган. Алиментларны нәкъ менә алар исәпли бит.
Суд приставлары, кызганычка күрә, хисапчыларның алиментларны үз вакытында һәм тулысынча исәпләмәгән яисә алимент түләргә тиешле кешене эштән чыгаргач башкарма документларын үз вакытында җибәрмәү очраклары белән очраша.
Акция барышында алимент бурычлары булган 100дән артык кеше эшкә урнаштырылган, ә башкарма документлар бурычлыларның эш урыннарына юнәлтелгән.
Республиканың район суд приставлары бүлекләрендә “Алиментлар түләр чак” дигән стендлар урнаштырылган. Алар үз ирекләре белән алимент түләмәүче ата-аналарны мәҗбүри йогынты чаралары турында кисәткән.
Акциянең бер көнендә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР Идарәсе җитәкчесе Хәмит Шәрипов “турыдан-туры элемтә” телефоны буенча халыкны кызыксындырган сорауларга шәхсән җавап бирде. Алиментлар түләтү турында сораулар, гадәттәгечә, күп булды. Алар “турыдан-туры элемтә” тәмамлангач та, берничә көн килгән әле. Шул уңайдан, Идарә җитәкчелеге районнарга барып халыкны кабул иткән. Район суд приставлары бүлекләренә һәм Идарәгә намуссыз ата-аналардан алимент түләттерү буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрнең саны арткан. Акция барышында гына да 3 меңгә якын шикаять алынган.
Суд приставларының эше нәтиҗәсендә, бер айда 3 мең башкарма производство тәмамланган. Меңгә якын бурычлы алиментларын ирекле рәвештә түли башлаган. Республикада биш айда алимент бурычлары буенча 13383 производство төгәлләнгән.
Суд приставлары каралуында хәзер тагын 34 мең эш бар әле. Намуссыз ата-аналарга иртәме-соңмы бурычларын кайтарырга туры киләчәк.