Әсгать Сәфәров ведомство бүләкләрен тапшырды

ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләрендәге уңышлары өчен хөкүмәт бүләгенә лаек булган
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында узган оператив эшчәнлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә ведомство башлыгы Әсгать Сәфәров кайбер җитәкчеләргә оператив-хезмәт эшчәнлегендә, шул исәптән оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, РФ Президенты указы нигезендә, II дәрәҗә “Ватан каршындагы казанышлар өчен” ордены медале белән Казанның Совет районы эчке эшләр идарәсе башлыгы Дамир Гарипов бүләкләнгән. “Җәмәгать тәртибен саклаудагы уңышлары өчен” медален ТР эчке эшләр министрлыгының 4нче оператив-эзләү часте башлыгы милиция полковнигы Валерий Красельников һәм Зәй Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары милиция подполковнигы Алексей Соколов алган.