Балтач районы мәктәпләренең берсендә БДИ ның гадел узмавы ачыкланган

Бердәм дәүләт имтиханы кабул итү пункты җитәкчесе һәм аның ярдәмчесенә карата җинаять эшләре кузгатылган
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 11 нче июнь көнне РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлегендә, Балтач районы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре – Бердәм дәүләт имтиханы кабул итү пункты җитәкчесе һәм аның ярдәмчесенә карата җинаять эшләре кузгатылган. Агымдагы елның маенда алар икесе дә Балтач районы мәктәпләренең берсенә күрсәтелгән вазифаларга билгеләнә.
Җинаятьтә гаепләнүчеләр, балалары имтихан тапшыручы ата-аналардан акча җыюның үзенчәлекле схемасы буенча эш иткән. БДИ кабул итү пункты җитәкчесе һәм аның ярдәмчесе белән алдан килешенеп, ата-аналар имтихан башланыр алдыннан берничә сәгать алдан, башка мәктәпләрдән БДИ фәне буенча махсуслашкан укытучыларны һәм студентларны чакырткан. Пункт җитәкчесе исә, ярдәмгә килүчеләрне мәктәпнең подвалдагы бинасына озата торган булган. Имтихан барышында пункт җитәкчесе һәм аның ярдәмчесе ишек ярыгы аша, укучылар һәм укытучылар арасында сынау биремнәренең алыш-бирешен тәэмин иткән. Мондый хезмәт өчен һәр ата-анадан бер имтихан өчен 5 мең сум акча алынган.
Мәктәптә имтиханнарның берсе барышында, ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре килә һәм подвалдагы бинага үтеп керә. Анда алар укучыларга сынау биремнәрен чишәргә булышкан 20 гә якын кешегә юлыга, имтихан биремнәре чишелешләре язылган битләрне тартып алып, җинаять эше ачар өчен дәлил итеп файдалана. БДИ кабул итү пункты җитәкчесе һәм аның ярдәмчесе кылган гамәлләрдә үкенгән һәм ата-аналардан җыйган акчаларны хокук сакчыларына тапшырган. Хәзерге вакытта гаепләнүчеләрнең, быел БДИ уздыру кысаларында ришвәт алуның башка очраклары тикшерелә, дип хәбәр итә РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.