Камил Зыятдинов: “Җәмгыять цивилизациялерәк булса, кеше гомере һәм сәламәтлеге шул кадәр ныграк бәяләнә”

Камил Зыятдинов: “Җәмгыять цивилизациялерәк булса, кеше гомере һәм сәламәтлеге шул кадәр ныграк бәяләнә”

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Бүген Россиядә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йөкләмәсе буенча сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Бу көнне без, гадәттәгечә, төп максатлары халыкка хезмәт итү, ярдәмгә килергә һәрвакыт әзерлек һәм шәфкатьлелек булган сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен хөрмәтлибез.

Табиб осталыгы борынгы заманнан хөрмәтләнеп килгән. Меңьеллык тарихта дәүләт эшлеклеләре, бөек галим һәм шагыйрьләр исемнәре белән беррәттән танылган табиблар - Гиппократ, Авиценна һ.б. исемнәре саклану очраклы түгел.

Җәмгыять цивилизациялерәк булган саен, кеше гомере һәм сәламәтлеге дә шул кадәр ныграк бәяләнә, шулай исәптән, медицина хезмәткәрләренең җаваплы эше дә. Бүген медицина ярдәменең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрүгә, медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, бөтен категориядәге белгечләргә эшләү өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. “Сәламәтлек” өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыруда нәкъ шулар төп бурыч булып тора. Бу өлкәдә Республика Президенты Минтимер Шәймиев һәм Хөкүмәт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Без Казан медицина мәктәбенең традицияләренә нигезләнеп, медиклар туплаган тәҗрибә, осталык һәм иҗади потенциалның татарстанлыларның сәламәтлеген саклау буенча куелган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанабыз.

Чын күңелдән бөтен медицина хезмәткәрләренә сәламәтлек, мул тормыш һәм яңа иҗади уңышлар телим.

ТР сәламәтлек саклау министры К.Зыятдинов