news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан паркларында һәм скверларында талпаннардан эшкәртү төгәлләнеп килә

2021 елда акарицид белән эшкәртелергә тиешле мәйдан 176,6 гектар тәшкил итә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанның җәмәгать киңлекләрендә талпаннардан эшкәртү эшләре ахырына якынлаша, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте. 

Бүген шәһәрнең Кабан күле яр буе, «Имәнлек» урман паркы, Лядской бакчасы һәм Аксенов скверы территориясендә Дезинфекция станциясе үткәрә торган акарицид эшкәртү төгәлләнде. Моннан тыш, Фучик, Горки-Әмәт урманнары бульвары, Аккош күле пляжы һәм «Ак чәчәкләр» бульвары тулысынча эшкәртелгән.

«Комсомолец»,«Черек күл», «Континент», «Наратлык», Горький, Урицкий исемендәге, «Калейдоскоп» һәм Җиңү паркларында шулай ук дезинфекция үткәрелде. Калган алты иҗтимагый киңлек, алар арасында булган «Крылья Советов» паркы, Тинчурин исемендәге, Тынычлык урамындагы парклар, Комсомол күле пляжы, Сәет Галиев мәдәният йорты янындагы парк һәм Казансу елгасы яр буен 20 майга кадәр эшкәртү планлаштырыла.

2021 елда акарицид белән эшкәртелергә тиешле мәйдан 176,6 гектар тәшкил итә, диделәр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100