Чүпрәледә биш егет беренчеләрдән булып армиягә китте

Бу язда Россия Кораллы Көчләре сафларына Чүпрәле районыннан 34 егет китә.

(Чүпрәле, 18 май, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Бу язда Россия Кораллы Көчләре сафларына Чүпрәле районыннан 34 егет китә.

«Россия Кораллы Көчләре сафларын Чүпрәле районыннан беренчеләрдән булып, биш егет тулыландыра. Болар — Яңа Чокалыдан Алмаз Айметдинов, Борындык станциясеннән Леонид Землемеров, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Егор Сачков, Чуваш Бизнәсе авылыннан Альберт Столовин һәм Уби авылыннан Максим Шавкин», — дип таныштырды район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Ул армиядә хезмәт итү тәртибе белән таныштырды, хәрбиләргә ата-аналар һәм якыннары белән кәрәзле телефоннар аша шалтырату һәм аралашу мөмкинлеге бирелүен билгеләп үтте.

Район башлыгы Марат Гафаров егетләргә сәламләү һәм котлау сүзләре җиткерде.

"Бу көннән башлап сезнең әти-әниләрегезне командирлар, ә сезнең дусларыгызны армиядәге иптәшләрегез алмаштыра. Һәм сезнең көндәлек тормышыгыз күбрәк таләпләрне үтәүгә, дисциплиналы булуга корылачак. Армия тормышының үз кагыйдәләре. Сезгә командирларыгызның йбәт, дусларыгызның ышанычлы булуын телим. Ә безгә сезне шатланып, исән-имин бер елдан соң каршы алырга язсын", — диде район башлыгы.

Котлауларга Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Рамиль Җамалетдинов, мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Сергей Радонежский храмы иерее, Павел атакай Пурлов, шулай ук яшьләр белән эшләү вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары да кушылды.