Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылында сугыш каһарманнары истәлегенә һәйкәл яңартылды

Шунда ук сугыштан исән кайтып вафат булганнарның исемнәре язылган аерым дивар куелган.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылында сугыш каһарманнары истәлегенә төзелгән һәйкәл яңартылды һәм аның янында ук сугыштан исән кайтып вафат булганнарның исемнәре язылган аерым дивар төзелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Анда Көнбатыш Украина, Венгриянең кораллы бәрелешләрендә, Әфганстан сугышында, Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне юкка чыгаруда, Чечняның утлы ноктасында катнашкан авылдашлар исеме язылган.

«Алга таба авылыбыз хакимияте шунда тыл хезмәте батырларына һәм корбаннарына багышланган хәтер ташы куярга да планлаштырыла. Илебез тынычлыгы һәм якты киләчәге өчен гомерләрен кызганмаган батырларыбызны онытырга хакыбыз юк! Аларның дөньядан үткәннәре рухына дога кылып, ә исәннәренә кадер-хөрмәт куеп яшәргә тиешбез. Безне һәм киләчәк буынны Аллаһы Тәгалә канкойгыч сугышлардан һәм яман чирләрдән үзе сакласын иде», дип яза Алсу Аймалетдинова.