Сарманда яшәүче галим сугышта һәлак булган абыйлары истәлегенә эрбет утырткан

Дамир Гарифуллин илебез өчен әһәмиятле истәлекле даталарны игътибарсыз калдырмый.

(Сарман, 18 май, «Татар-информ», «Сарман», Зөлфия Шәрипова). Сарман районы үзәгендә яшәүче галим, шагыйрь, язучы Дамир Гарифуллин сугышта һәлак булган абыйлары истәлегенә эрбет һәм кәстәнә агачлары утырткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гомумән, ул илебез өчен әһәмиятле истәлекле даталарны игътибарсыз калдырмый. Я шигырь яза, я агач яки чәчәкләр утырта, яки башкача искә ала.