18 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Минтимер Шәймиев Президент вазифасыннан китү турында хатирәләр сөйләде, Казанның Җәмигъ мәчетендә музей, конференц-зал, мәдрәсә булыр дип ниятләнә.

Камал мәктәбенең соңгы дәресендә XX гасыр спектакльләре турында фикерләштеләр / Кече залда "Король Лир", “Җилкәнсезләр”, “Җирән чичән”, “Миркәй белән Айсылу”, “Күк капусы ачылса” кебек әсәрләрне искә алдылар.

Минтимер Шәймиев Президент вазифасыннан китү турында: "Минем өчен көтелмәгән хәл булмады" / Минтимер Шәймиевне соңгы тапкыр Президент срогына барырга Владимир Путин үгетләгән.

Татарстан китап нәшрияте Анталия татарлары мәктәбенә китаплар бүләк итә / Быел барлыгы 25 бала "Туган тел" шимбә мәктәбен тәмамлый.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Макдоналдс” республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә / "Макдоналдс” Татарстанның тавык ите, салат, бер тапкыр кулланыла торган продукция җитештерә торган предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә.

Минтимер Шәймиев: Күптелле белем бирү комплекслары – отышлы проект / Татарстанда 2022 елга алты күптелле белем бирү комплексы төзеләчәк, аларда рус, татар һәм инглиз телләрендә укытылачак.

Раил Садриев Буада шигъри фестиваль үткәрергә җыена / Раил Садриевны яңа фестивальгә алынырга татар әдәбияты проблемалары этәргән.

Казанның Җәмигъ мәчетендә музей, конференц-зал һәм мәдрәсә булыр дип ниятләнә / Шәһәрнең үзәк мәчете проектының эскиз җыелмалары булдырылган.

Марат Әхмәтов: Сабан культуралары мәйданнарының җиде процентында чәчәсе калды / Киләсе атнада хуҗалыкларга сабан культураларын чәчүне төгәлләргә кирәк, диде министр.

Нурлатта “Миңнегөл" мәчете ачылды / Яңа мәчетне 2009 елда төзи башлаганнар иде.

Тукай музеенда яңа экспонатлар - шагыйрьнең шәхси әйберләре тәкъдим ителде / Музей Габдулла Тукайның сөлгесе һәм кара савыты белән тулыландырылды.

Синоптиклар туфракта -2 градуска кадәр кырау турында кисәтә / 19 майда Татарстан Республикасының кайбер районнарында бераз яңгыр явачак.