Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7232 мөрәҗәгать ясалган

Авырулар буенча 5582 мөрәҗәгать ясалган
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 7232 мөрәҗәгать ясалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгының “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч ярдәм бригадалары 860 тапкыр җәмәгатьчелек урынына һәм 798 тапкыр бәхетсезлек очраклары булган урынга барган. Шул исәптән, 48 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә, анда 59 кеше зыян күргән, 7 кеше үлгән, 36 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган. Ашыгыч ярдәм бригадалары 6 тапкыр янгын булган урынга барган, анда 5 кеше зыян күргән. 62 тапкыр йөкле хатын-кызлар янына барганнар.
Авырулар буенча 5582 мөрәҗәгать ясалган, аларның 77е кискен миокард инфаркты, 150се – инсульт.