Татарстанда бүгеннән “Игътибар – балалар” операциясе игълан ителде

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе юлда йөрүчеләрне бигрәк тә җәйге каникул чорында аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра
(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда бүгеннән алып 14 июньгә кадәр бөтенроссия күләмендә “Игътибар – балалар” профилактика операциясе игълан ителә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов хәбәр итте.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе юлда йөрүчеләрне бигрәк тә җәйге каникул чорында аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Чөнки бу вакытта балалар буш вакытларын күбрәк урамда уздыра.

“Игътибар – балалар” профилактика операциясе кысаларында махсус инструктажлар, семинарлар, мәктәпләр һәм ял лагерьлары җитәкчеләре белән киңәшмәләр уздыру, сәламәтлек сменаларында балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, бәйгеләр һәм викториналар оештыру, ата-аналар җыелышлары үткәрү күздә тотыла.

18-25 май көннәрендә “Без – юллардагы иминлек яклы” дип аталган акция кысаларында исә республика мәктәпләрендә – “Юлда йөрү иминлеге көне”, яшь инспекторларның “Имин тәгәрмәч – 2009” бәйгесе һәм башка чаралар узачак.