Казан Сабантуенда Ислам башкалалары лигасы вәкилләре катнаша

Казанда 20 июньдә Сабантуй бәйрәме өч җирдә – Совет районында һәм Идел буе районнарында Каенлыкта, Киров районындагы Аккош күлендә уза. Башка районнарда халык җирле паркларда күңел ача
(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). 20 июньдә узачак Казан Сабантуенда Ислам башкалалары лигасы вәкилләре, ягъни бу шәһәрләрнең мэрлары катнашачак. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин хәбәр итте.

Мэр сүзләренчә, бу сәфәр - Ислам башкалалары лигасы өчен беренчесе. Моңарчы алар күчмә утырышлар уздырмаган. Ислам башкалалары лигасы конференциясе РФ Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Гомумән алганда, Казанда 20 июньдә Сабантуй бәйрәме өч җирдә – Совет районында һәм Идел буе районнарында Каенлыкта, Киров районындагы Аккош күлендә уза. Башка районнарда халык җирле паркларда күңел ача.