Графиня Ксения Йосыпова Петербургтан Казанга юл алды

Киң билгеле нәселнең тамырлары Татарстанга барып тоташа

(Санкт-Петербург, 18 май, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Кичә Санкт-Петербургтан Казанга кадерле кунак юл алды. Ксения Николаевна Шереметева-Йосыпова ул. Ксения Йосыпованы каршы алырга Казаннан Татарстан Республикасы Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов үзе килде. Санкт-Петербургта булган кыска, әмма бик җылы, туганнарча очрашуда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, шәһәр һәм өлкә Татар җәмгыяте рәисе Рәшит Мәһдиев, эшкуар Җәмил Гыйниятуллов, Казан артистлары катнашты.
Дәү әтисе Феликс Феликс улы Йосыпов булган графиняның Казанга килүе очраклы түгел. Беренчедән, Йосыповлар нәселе тамыры Татарстанга барып тоташа. Икенчедән, Казанда 20 майда кенәз Йосыповлар нәселенә багышланган күргәзмә ачылачак. Ксения Йосыпова- Сфири “Кенәз Йосыповлар нәселе тарихы. Казан- Петербург-Париж” , дип исемләнгән күргәзмәне ачуда шәхсән катнашырга тели. Бу әһәмиятле мәдәни чара Казан Милли музеенда ачылачак. Үз эченә Х-ХХI гасырдагы вакыйгаларны алган күргәзмәдә Санкт-Петербургның Мойка елгасы буендагы Йосыповлар Сарае турында фәнни-популяр фильмнар да күрсәтеләчәк. Әлбәттә, тарихи документлар зур кызыксыну тудырачак. Княгиня әтисе ягыннан – Шереметева, ә әнисе ягыннан – Йосыпова. Император Николай IIнең апасы бөек Княгиня Ксения Александровна - графиня Ксения Николаевнаның әнисе ягыннан дәү-дәү әнисе (прабабушка). Бөек Княгиня Ксения Александровнаның һәм бөек кенәз Александр Михайловичның кызы - тамырларында Император каны аккан Ирина Александровна - Феликс Йосыповка тормышка чыккан. Шунлыктан Ксения Николаевна тамырларында да патша каны агу гаҗәп түгел. Патша сөлдәсен ачыклау (идентификацияләү) өчен, нәкъ менә аңардан (Ксениядән) ДНК анализы өчен кан алалар.
Русиядәге ике киң билгеле аристократик фамилияне йөрткән шәхес бик тыйнак яши. Аның ире грек - Илиас Сфири, Итака утравыннан, кызы һәм оныгы бар.
СССР вакытында бер тапкыр да Русиягә килмәгән графиня хәзер һәр елны биредә була. Аның ул вакыттагы РФ Президенты Владимир Путин карары белән бирелгән Русия паспорты бар. Казанлы Йосыфның фамилиясен йөртүче без өчәү – мин, кызым һәм оныгым,- ди Ксения Николаевна. Графиня Казанга зур дулкынлану һәм олы теләк белән бара.