Татарстанда ведомстводан тыш саклауда - 54 мең фатир

Татарстанда ведомстводан тыш саклауда - 54 мең фатир

(Казан, 18 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта татарстанлыларның 54 мең фатиры ведомстводан тыш сак карамагында. Агымдагы елда гына да республикада сакланучы объект һәм фатирларга талау нияте белән керергә җыенган 136 очрак теркәлгән, 178 хокук бозучы тотылган. Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында брифингта шундый күрсәткечләр игълан ителде.

Хокук саклау органнары вәкилләре сүзләренчә, фатир талау очраклары ешрак хуҗалар эшкә киткәндә 8-16 сәгатьләрдә яки ял һәм бәйрәм көннәрендә кешеләр бакчага яки кунакка киткәндә була. Татарстанда якынча 50 процент талауны наркоманнар оештыра. Фатир караклары - элек хөкем ителгән, наркоман яки керемнәре аз булган гаилә кешеләре. ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре фатирларны саклау өчен подъездларда домофон, фатирларга катлаулы бик куелган тимер ишекләр, шулай ук "күз" һәм "видеокүз" куярга киңәш итә. Түбән катта яшәүчеләргә тәрәзә һәм балконнарга тимер рәшәткәләр куярга кирәк. Ә иң ышанычлысы - фатирларны үзәк күзәтү пультына чыга торган сак сигнализациясенә тоташтыру. Соңгы ел дәвамында ТР Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш саклау бүлекчәсе тарафыннан сакланыла торган бер генә объектны да талау очрагы теркәлмәгән.