Ташламаларны акчага алмаштыру Чаллы транспортчыларның керемен киметә

Ташламаларны акчага алмаштыру Чаллы транспортчыларның керемен киметә

(Чаллы, 18 май, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Чаллы ПАТП ААҖнең баш инженеры Рәдис Хуҗин мәгълүматлары буенча шәһәрдә пассажирлар саны узган ел белән чагыштырганда 37 процентка кимегән. Ел башыннан Чаллының автотранспорт предприятиеләре 18,2 миллион кеше йөрткән. Узган елның шул чорында пассажирлар саны 28,7 миллион кеше булган.

Рәдис Хуҗин сүзләренчә, күрсәткечнең кимүе ташламаларны акчага алмаштыру белән бәйле. Кешеләр аз йөри башлады, ә 200 сумлык социаль йөрү билетлары чыгымнарны капламый, чөнки факт буенча аларның бәясе -390 сум. Бу елның дүрт аенда ПАТП ААҖнең кереме 64,4 миллион сум тәшкил иткән. Ә узган ел шул чорда предприятие кереме, ташламалы категория гражданнарын йөртүнең дотацияләрен дә исәпкә алып, 83 миллион сум бәяләнгән.

ПАТП җитәкчелеге фикеренчә, керемнәрне 120 һәм 150 сумлык айлык укучы һәм студент билетлары да киметә. Ә факт буенча аларның бәясе 480 һәм 550 сумга тигез.