Тәмәке төпчеге 67 яшьлек ир-атның гомерен өзгән

Тәмәке төпчеге 67 яшьлек ир-атның гомерен өзгән

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). 17-18 майда республикада 17 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Шуларда ике кешенең гомере өзелгән, икесе төрле дәрәҗәдә пешүләр алган. 17 майда Бөгелмә районы Иске Исаково авылында иртәнге сәгать дүрттә бер йортта янгын чыга. Йорт хуҗасы урамда сирәк күренеп, өйдә спиртлы эчемлекләр кулланучы ир-ат була. Күршеләре аны янгын чыгар алдыннан да күтәренке кәефтә күрәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортның түбәсе ишелә башлаган була. Янгынны тулысынча сүндергәч, өй хәрәбәләрен чистартканда 67 яшьлек йорт хуҗасының үле гәүдәсен табалар. Янгын исерек хәлдә тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Янгынга каршы дәүләт хезмәте республика гражданнарын ут белән сак булырга чакыра.